Авлаш авылы халкы өчен Раштуа бәйрәме

15 января 2018 г., понедельник

      Раштуа бәйрәме һәр елның 7 нче январендә үткәрелә.Ул Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне хак юлга күндерү өчен Җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос туган көн.  Бу көн керәшеннәрдә элек-электән зурлап бәйрәм ителә. Без дә 6 нчы гыйнвар көнне Авлаш авылы халкы өчен бәйрәм үткәрдек.  Авылда клуб булмавы бик читен, шулайда авлашлылар югалып калмый, бәйрәм саен кайсыдыр хуҗа үзенең өен тәкдим итә. Бу юлы киң күңелле йорт хуҗалары Григорьева Галина Ивановна белән Виталий Николаевичлар  булды. Һәр бәйрәмдә диярлек безнең Яппарова Мария Ивановна  иганәче булып тора. Бу бәйрәм дә аннан читтә калмады. Өстәл ул алган ризыклар белән тулы иде. Монда пешерүче, өстәлне оештыручыларны да әйтеп китмичә булмый. Галина апаның тырыш гаиләсе, Дорофеева Люция Николаевна,Харисова Галина Матвеевна өстәлне әзерләүдә зур өлеш керттеләр. Шулай ук  һәр килгән кунак буш кул белән килмәде. Ветераннар советы рәисе Зигангиров Илдус Исмагилович- кыш бабай, авыл советы рәисе Гарифуллина Гөлнара Сәүбән кызы-убырлы карчык ролендә әби- бабайларны бәйрәм белән котладылар, үзләренең бүләкләрен бирделәр. Кар кызы- китапханә мөдире Алия Закирова, Әтәч- Айгөл Губайдуллина кызыклы уеннар белән үзләренә каратып тордылар. Әбиләр карлы да уйнадылар, кыш бабай да ясадылар, чыршы тирәли әйләнделәр, алфавитны искә төшереп бер-берсен котладылар да. Мондый бәйрәмнәр вакытында әлбәтта көндәлек сораулар да күтәрелә, аларны чишү юллары уйланыла. Бу очрашуда да андый темалар табылды.  Җырлар, теләкләр, уеннар белән үрелеп барган чара бик күңелле үтте. Шушылай бергә җыелып бер аралашу хәзерге заманда зур бәхеттер инде ул. Әлбәтта, бердәм булмасак, бу чараны  оештырып булмас иде. Барлык оештырган кешеләргә зур рәхмәтебезне әйтеп, бәйрәм белән котлыйбыз.

фото

Мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шайхнуровна Жиляева.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International