Бу көнне юбилярга район башлыклары Россия президентының котлавын җиткерәләр

24 ноября 2015 г., вторник

Районыбызда бик яхшы традиция бар, ул - олы яшьтәге юбилярларны өйләренә килеп тәбрикләү. Бу көнне юбилярга  район башлыклары Россия президентының котлавын җиткерәләр. Менә 9 ноябрь, Ризатдинов Шәхйхнур Ризатдин улы өчен дә ул көн килеп җитте. Иң кайгырганы ул көнне ул булгандыр , мөгаен. Чөнки ни әйтсәңдә ул чор кешеләрендә дәүләт вәкилләренә караш зур хөрмәт белән булган. Алар башлыкларга аллага караган кебек караганнар, шулай тәрбияләнгәннәр.Барысы да әзерме, җитәме-Шайхнур бабай гел сорашып кына торды. Йокыларын калдырып тәрбиячеләре Миләүшә апалары белән балалар бакчасыннан Марсель белән Солтан төште. Дәрәҗәле конкурсларда беренче урыннар алган мәктәп балалары Реваль, Айзилә, Диләрә, Зәлия, Алсу үзләренең чыгышларын көтеп Шайхнур бабайны урап алып аның тормыш юлы белән кызыксыналар, һәр медальнең кайчан, нинди батырлык өчен бирелгәнен беләселәре килеп сораулар  яудыралар. Өстәлгә тәмле итеп пешкән бәлеш менеп утырды, ниһаятъ зарыгып көткән минутлар. Район җитәкчесе урынбасары Люция Хаковна һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Ильдус улы бүләкләр белән Шайхнур бабайны котлыйлар. Китапханәчебез Алия үзенең үзәккә үткеч шигырьләрен җиткерә. Режиссерыбыз Гүзәл балаларны берәм –берәм “сәхнәгә” чыгара. Бәлкем Шайхнур бабай әйткән сүзләрне дә ишетеп бетермәгәндер, әмма дә ләкин барча котларга килгән җитәкчеләрнең, балаларның, туганнарның җылы хөрмәтен тою,  Шайхнур бабай өчен зур куаныч булгандыр.

 

Юбилярны тагын бер котлап, мәдәният йорты директоры, юбилярның кызы Гарифуллина Гөлсинә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International