II- Халыкара фестиваленең финалында катнашу өчен призлы сертификат иялэре

12 августа 2017 г., суббота

II- Халыкара фестиваленең финалында катнашу өчен призлы сертификат иялэре

Март-апрель аенда Ставрополь  крае Пятигорск шәһәрендә читтән торып “Радость  планеты”региональ   иҗади  организациясе ( творческая общественная  организация во главе президента  Базалеевой  Ларисы Геннадиевны) оештырган “Верь  в свою  звезду!» дигән VII- Халыкара конкурс- фестивалендә ( Международный конкурс – фестиваль сценического и художественного творчества) читтән торып катнашу бәхетенә ирешкән идек, без анда аларга интернет аша үзебезнең  видеочыгышыбызны җибәрдек һәм конкурс нәтиҗәләре  буенча  1-нче  дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык. Шулай  ук  әле  генә катнашкан  (28 июль – 6 август  көннәрендә) “Крым- другое измерение”  - II- Халыкара фестиваленең финалында  катнашу өчен   призлы сертификатка  ия  булдык.  Крым Республикасына сәяхәткә баруыбызга без  бик тә горурланып әзерләндек  , шул ук  вакытта күңелебездә   бераз каушау хисләре дә  бар иде.   “Крым – другое измерение” II- Халыкара конкурс – фестивале Крым Республикасы Черноморск шәһәрендә үткәрелде, бу гүзәл табигатьле Кара диңгез буенда урнашкан шәһәргә  аяк  басуга  озын юлда  күргән  юл  мәшәкатьләре, ыгы - зыгы  “юып алгандай” юкка чыкты! Бу якларда яшәүче кырым татарлары безнең кебек   бик тә  кунакчыл, ачык йөзлеләр икән ! Халыкара конкурс шәһәрнең мәһабәт мәдәният йортында үткәрелде, конкурста Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Белоруссия, Молдова, Чечня , Адыгея,  Крым Республикаларыннан,  Ямало- Ненец округы Саха Республикасыннан, Чиләбе, Пенза, Пермь , Краснодар  өлкәләреннән, Ставрополь  краеннан , хәтта Ирландиядән, Швециядән  һ.б. илләрдән  килгән чыгыш ясаучылар бар иде!  Ә менә безнең  туган Республикабыз  Татарстаннан безнең  гаиләбез – бердәнбер иде! Кырымлылар безнең республиканы бик яхшы белүләренә  һәм  безнең Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановны  бик  тә хөрмәт итүләренә инандык, бу инану безгә  күрсәтелгән  хөрмәт- ихтирамнан чыгып ясалды! Безнең  1- нче   чыгышыбыз  Р.Сафинның “Кыр казлары” шигыре  һәм авылдашыбыз Мәҗит Зәйнуллинның “Киек казлар” җырына нигезләнеп эшләнгән  “Кыр казлары – киек казлар!” дип исемләнгән  әдәби – музыкаль  композиция  Бөек Ватан сугышында  һәлак булганнар истәлегенә багышланган иде , бу  чыгышыбыз  татар телендә яңгыраса да мәртәбәле жюрида утыручы Белоруссия, Молдова, Крым Республикалары , Ставрополь крае вәкилләре күренекле җырчы Ольга Горничар, клуб “Юнеско” вәкиле  Евгения Урсу, Крым Республикасы мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, мәдәният колледжы укытучысы Анна Макееваларда зур кызыксыну уятты, алар бу хисләрен бүләкләнү тантанасында  да билгеләп  үттеләр һәм безгә конкурсның   бердәнбер бүләге (спецприз) “Чаша дружбы”кубогы аша дәлилләделәр, ә 2-нче чыгышыбыз: “ Мин яратам сине туган халкым!” дигән композиция минем үзем иҗат иткән шигыремә нигезләнеп эшләнде,мин шигыремне сөйләгән вакытта - курайда татар халык көйләрен Нәзир Гыймазетдинов бик оста итеп башкарды –шушы чыгышыбыз  белән без Лауреатлар турнирында 2-нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык! Чыгышларыбыз  Нәзир эшләгән видеослайдлар ярдәмендә башкарылды. Бу Халыкара фестиваль- конкурста катнашып без үзебезгә  зур кәнагатьләнү, шатлык- куанычлар алдык!  Без дә  үз чиратыбызда  Лариса Базалеевага район  тамгасы булган стена сәгате, китаплар , блокнотлар һ.б. бүләкләр тапшырдык.  Бу сәфәребезгә чыгып киткәндә безгә үзләренең иң изге теләкләрен теләп калган безнең җитәкчеләребез : Тукай  районы аппарат   җитәкчесе Әсхәдә Зыятдиновнага, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Арслангалиевна, директорыбыз Октябрина Федоровнага һәм башка хәзмәттәшләребезгә чын йөрәктән  иң   зур  рәхмәтләребезне белдерәбез!

  Халыкта шундый бер әйтем йөри “Тормышта  һәр нәрсәнең , һәр әйбернең  үз вакыты була !”- диләр, без дә ничәмә- ничә еллар мәдәният өлкәсендә үз хезмәтебезне яратып башкарып  килеп , Крым якларында бу фестиваль-конкурста катнашып, Ходай тарафыннан  шундый  зур бүләкләргә ирештек – бу безнең  өчен иң зур бәхеттер мөгаен!Ә  хәзер   зур дәртләнү , исәнлек- саулык белән яраткан хезмәтебезне башкарып , үз туган ягыбызда яшәргә- иҗат итәргә, тагы да зур уңышларга ирешергә  язсын иде безгә!- дигән теләктә калабыз без.

Язма авторы- Дилбар Гимазетдинова – Яна Булэк мэд.йорты режиссеры

08.08.2017 ел.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International