Фаил Камаев Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Бүген Тукай муниципаль районы Советының XXII утырышы узды. Сессия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министы Марат Әхмәтов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, депутатлар, хокук саклау органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибенә өч сорау чыгарылган иде. Беренчесе – Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау. Кандидатларны карау буенча конкурс комиссиясе рәисе, район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова билгеләп үткәнчә, комиссиягә барлыгы ике кешедән документлар кабул ителгән. Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фаил Камаев һәм “Капиталь төзелеш хезмәте“ МУП директоры Фәнис Сәетгәрәев депутатлар алдында чыгыш ясады. Алар район үсешендәге мөһим бурычларны, әлеге вазифадагы җитәкченең эш юнәлеше хакында үз фикерләрен җиткерде. Фаил Мисбахович Тукай районы җитәкчелегендә яңа кеше, шулай да кыска гына вакыт эчендә ул район тормышы, биредәге социаль һәм икътисади хәл белән танышып өлгерде. «Мин бу вазифада үз алдыма Президент программаларында катнашу, аларны төгәл үтәү, төзелеш объектлары программалары буенча нәтиҗәле эшләү, район үсеше максатында нефть компанияләре белән хезмәттәшлек итү, шәһәр белән шәһәр яны зоналары бәйләнеше, икътисади хәлне ныгыту максатында инвесторлар белән нәтиҗәле эшләү, социаль инфраструктураны үстерү бурычларын куям», – дип билгеләп үтте. Фәнис Мисхәтович та үз чыгышында төзелеш, инфраструктура мәсьәләләренә тукталды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында авыл җирлекләре депутатларына, Президент исеменнән мөрәҗәгать итеп, Фаил Камаев кандидатурасын тәкъдим итте. «Тукай районы башка районнардан аерылып тора. Бердән, административ үзәге юк, икенчедән, биредәге халык та үзгә. Шәһәр төзелеше вакытында илнең төрле ягыннан җыелган халык хисабына үсә район. Шул елларда төзелгән поселоклар бүгенге көндә һәрберсе район үзәге булырлык. Шуңа күрә район җитәкчесенә эшлисе эшләр күп. Фаил Камаев исә Тукай районына үрнәк, социаль-икътисади мәсьәләләр югары дәрәҗәдә чишелә торган районнан килде“, – диде Марат Әхмәтов.

Фаил Камаев кандидатурасын депутатлар бертавыштан кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International