Татарстан Республикасында пенсионерларның телефоннарына шалтыратып, мошенниклык гамәле кылу очраклары теркәлгән.Хатын-кыз тавышы яңгыраткан хәбәрдә Пенсия фонды тарафыннан өстәмә рәвештә биш мең сум күләмендә өстәмә түләүләр күчереләчәге һәм моның өчен 20 гыйнварга кадәр гариза бирергә кирәклеге турында әйтелә.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге искәртүенчә, әлеге хәбәрне тарату – җинаятьчеләр эше, пенсионерларга 5 мең сум күләмендә бернинди өстәмә түләүләр көтелми. Узган ел пенсия тулы күләмдә индексакцияләнгән, шуңа күрә агымдагы елда өстәмә түләүләр өчен нигез юк.
“2018 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре (теркәлгән түләүне кертеп) 3,7% артты, бу 2017 елга фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак”, - дип белдерде РПФ ТР буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.
Теркәлгән түләү суммасы, индексацияләнгәннән соң, аена 4982,9 сум тәшкил итә, пенсия баллы – 81,49 сум (2017 елда – 78,58 сум). Татарстанда эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең бер елга уртача күләме - 13,2 мең сум.
Сүз уңаеннан, узган елның июль аенда җинаятьчеләрнең пенсионерларга совет акчасы курсы буенча пенсияләрне яңадан санату өчен өстәмә түләүгә гариза язуда ярдәм итәргә тәкъдим итеп шалтырату очраклары билгеле булды. Бер ай соңрак, гражданнарның рәсмиләштерелгән мәгълүматларын, СНИЛС, банк картасы реквизитларын белү өчен шалтыратулар формасында караклык гамәлләре башкарылуы ачыкланды.
Барлык шикле очракларда РПФ ТР буенча бүлеге (843) 279-27-27 телефоны аша кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә яисә Telegram +7 (927) 419-27-27 мессенджерында хәбәр калдырырга өнди
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843) 279-27-27
Онлайн консультация в Telegram +7 (927) 419-27-27,
Bot Telegram telegram.me/PFRTATARbot
Интернет-сайты www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com
Подробнее: http://tat.e-nkama.ru/news/746/60386/
© Официальный сайт Нижнекамского муниципального района
Подробнее: http://tat.e-nkama.ru/news/746/60386/
© Официальный сайт Нижнекамского муниципального района
Подробнее: http://tat.e-nkama.ru/news/746/60386/
© Официальный сайт Нижнекамского муниципального района
Подробнее: http://tat.e-nkama.ru/news/746/60386/
© Официальный сайт Нижнекамского муниципального района