Ришвәтчелек буенча сораштыруда тукайлылар пассив катнаша

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

 

Тукай муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы комиссиясе агымдагы елның беренче утырышын уздырды. 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясау мәсьәләләре күтәрелгән әлеге җыелышта 2015-2020 елларга билгеләнгән муниципаль программа үтәлешенә тукталдылар.

Комиссия утырышлары квартал саен уздырылып килә. Узган елны барлыгы 29 мәсьәлә каралган. Утырышларның беркетмәләре, шулай ук комиссия планнары Тукай муниципаль районының рәсми порталына урнаштырыла. Шунда ук, порталның «Коррупциягә каршы көрәш» («Противодействие коррупции») бүлегендә, халык арасында сораштыру да бара. Һәр тукайлы онлайн режимда ришвәтчелеккә кагылышлы сорауларга җавап бирә ала. Комиссия сәркатибе Робис Гатиятуллин хәбәр иткәнчә, әлеге сораштыруда тукайлылар бик пассив катнаша.

Коррупциягә каршы комиссия шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген дә күз уңында тота. Эшчәнлекләре ришвәтчелек куркынычы белән бәйле хезмәткәрләр исемлегенә узган ел 50 кеше кертелгән. Аларның эшмәкәрлек белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәүләре, керем турындагы белешмәләре карала. Муниципаль хезмәткәрләрнең шулай ук белем турындагы документлары да аерым тикшерү аркылы уза.

Тукай районы Эчке эшләр бүлеге, башка хокук саклау органнары белән берлектә, ришвәтчелекне кисәтү, ачыклау юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Узган елда, башкарма комитет акчаларын үзләштерүдә гаепләнеп, Тукай районының бер авыл җирлегенең элеккеге башлыгына карата җинаять эше ачылган. Шулай ук мәшгульлек үзәгенә эшчәнлек программасы буенча ялган мәгълүматлар биргән җәмгыять директорына карата да ришвәтчелек юнәлешендә җинаять эше кузгатылган. ЮХИДИнең юл-патруль хезмәткәрләренә, административ штрафларны булдырмый калу өчен ришвәт алуда гаепләнеп, җинаять эшләре ачылган.

"Якты юл" газетасы,Гөлчәчәк Вәлиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International