Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев- хатын-кызларыбызны котлый!

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

 

Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм. 

Язның әлеге матур көннәрендә сезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Тормышта ни генә эшләсәк тә, без аны сезнең өчен эшлибез, чөнки сез безгә тормыш, мәхәббәт бүләк итәсез. Сез – районыбыз халкының күпчелек өлешен тәшкил итүче гүзәл затларыбыз – һәр өлкәдә авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы терәк булып каласыз. Иң мөһиме – гаиләне саклау, балалар тәрбияләү өлкәсендә сезгә тиңнәр юк. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. 

Хатын-кыз – яшәү символы ул. Алар ышаныч һәм өмет, сабырлык һәм эчкерсезлек, зирәклек һәм гафу итә белү кебек асыл сыйфатларга ия. Гүзәл затларыбыз – тормышыбызның яме һәм суы кимемәс илһам чишмәсе. 

Һәрвакытта да көләч йөзле, чибәр, ягымлы булып, дөньяны бизәп торуыгызны дәвам итегез. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Һәрвакыт матур, сөйкемле булыгыз, сөеп-сөелеп яшәгез! Ходай сезне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International