Нәзир Гыймазетдинов «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» конкурсының «Иң үзенчәлекле җырчы»сы

2018 елның 16 марты, җомга

Нәзир Гыймазетдинов «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» конкурсының «Иң үзенчәлекле җырчы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы быел өченче тапкыр татар җырлары башкаручыларының «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» төбәкара конкурсын уздырды. Ул Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышлап үткәрелә. Яңа Бүләк авылыннан Нәзир Гыймазетдинов, әлеге конкурсның сайлап алу этапларыннан узып, Казан шәһәрендә оештырылган зур гала-концертка үтте һәм үзенең иҗаты белән Тукай районын тәкъдим итте, дип яза җирле басма.

Гыймазетдиновлар гаиләсе төрле конкурсларда, фестивальләрдә һәрдаим катнашып тора. «Безнең бер иренеп, вакыт юк дип качып яткан юк. Кайда нинди конкурс уздырылганын белсәм, рәхәтләнеп катнашабыз. Ул безгә иҗади дәрт, хезмәт көче бирә», – ди Дилбәр Гыймазетдинова.

«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» конкурсына исә Нәзир абыйны Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге тәкъдим итте. Беренче сайлап алу туры читтән торып – видеоязмалар аша узды. Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 200дән артык катнашучы булган. Гала-концертка исә 60 кеше узган. 12 сәгатьтән артык сузылган әлеге финал этабында башкаручылар бер-берсе белән аралашып, дуслашып, иҗат серләрен уртаклашып кайтканнар. Нәзир Гыймазетдинов исә бигрәк тә Башкортстан музыкантлары белән иҗади дуслык урнаштырган. «Башкорт курае бар миндә, тик башкортлар кебек оста итеп уйный алмый идем. Гала-концерт барышында башкортлар мине курайда уйнау техникасына өйрәтте. Хәзер инде яңа шөгылемне укучыларыма да җиткерәсе булыр», – ди Нәзир абый. Үзенчәлекле аһәң белән яңгырый торган башкорт кураенда сулыш алу гел икенче төрле башкарыла икән.

Нәзир Гыймазетдинов «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» конкурсының «Иң үзенчәлекле җырчы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International