Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Ачык ишекләр көне уза

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 елның 24 мартында Н. Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Ачык ишекләр көне уза.

Бу көнне мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары академиянең уку аудиторияләрен, классларын, дәвалау-консультатив үзәген һәм башка биналарын карап чыга алалар, белгечләр әзерләү юнәлешләре, факультетлар, кафедралар белән һәм 2018 елда югары уку йортына керү шартлары белән таныша алалар.

Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Себер тракты ур., 35 йорт, Н. Э. Бауман ис. КДВМАнең төп бинасы (актлар залы). Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 2739646 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International