Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан китап курнәзмәсе эшли башлады

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

26 март көнне, Татарстан  поселогы китапханәсендә   күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 80 яшьлек  юбилее уңаеннан  «Нужно показать трагизм эпохи»дигән китап кургәзмәсе ачылды. Гатауллин Роберт Мөхлис улы (Рабит Батулла) — язучы, "Сөембикә" әсәре, "Кылдан нечкә, кылычтан үткен", "Яралы бүре" китаплары өчен 2006 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. «Үлемсез егет», «Йолдызлар һаман исән», «Куян ба-ласы Наян», «Тычкан баласы Чикыл», «Алтын куллы Гөлчәһрә», «Ташсуар патша», «Карачкы Каратай», шулай ук «Алып батыр маҗаралары», «Ак бүре» кебек әкияти хикәяләр әнә шундыйлардан, «Ак бүре» әкияте өчен 1988 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге бирелә.
Батулла психологик пландагы реалистик хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралары белән дә укучыларга яхшы таныш. Бу төр әсәрләр аның «Уйларымны кеше белсен» (1969), «Ташламам, жанкисәгем» (1980), «Чебен гөмбәсе» (1985) исемле җыентыкларына тупланган.
Әдип иҗат эшчәнлегенең бәрәкәтле тагын бер өлкәсе — драматургия. Иҗатының беренче чорларында ул күбрәк Курчак театры өчен яза («Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай», «Тылсымчы белән Сихерче» һ.6.). Зурлар өчен исә әдипнең дистәдән артык драма һәм комедияләре бар. 
Батулла төрекчәдән тәрҗемә китаплары, сәяхәтнамәләр (Төркия, Америка, Финляндия, Германия, Кытай, хаҗга барулары турында), күренекле шәхесләр тормышына бәйле фольклор һәм китаби мәзәкләр тупланмасы («Тузга язмаган хәлләр» җыентыгы, 1997), Коръән тәфсиренә кагылышлы хезмәтләр, татарның мәшһүр шәхесләре (Б.Урманче, Н.Исәнбәт, К.Тинчурин, С.Хәким, Ә.Авзалова һ.б.) турында тарихи-әдәби документаль очерклар авторы буларак та киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм.
Язучы Рабит Батулла «Сөембикә» һәм башка тарихи кыйссалары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
Р.Батулла — 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International