Хөрмәтле эшмәкәрләр! Россия эшмәкәрләре көне белән Сезне!

25 май 2018 ел., җомга

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Кече һәм урта бизнесны үстерү - Республикабыз җитәкчелегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. 
Бүгенге көндә эшмәкәрлек эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия. Эшмәкәрләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Хәйрия акцияләрендә катнашып, сез – эшмәкәрләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләргә зур ярдәм күрсәтәсез.  Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, эшмәкәрләр!Халык  өчен булган эшмәкәрлек идеяләрегез уңышлы тормышка ашсын, бизнесыгыз чәчәк атсын! Гаиләләрегездә иминлек, сәламәтлек телим!

 

Фаил Камаев,

Тукай  муниципаль районы Башкарма комитет  җитәкчесе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования