Иштирәк җирлегенә караган Авлаш авылы янында агучы чишмә бәхетле чишмәләр рәтендә.

2018 елның 13 июле, җомга

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез, су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап.

Ә.Исхаков.

Дөньяда,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе-су.Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел.Су иген игергә,җиләк-җимеш,терлек,кош-кортлар үстерергә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.

Чишмәләр-кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Зур елгалар да кайчандыр кечкенә генә , бала да атлап чыга алырлык бәләкәй чишмәләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур елгаларга әверелгәннәр.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар.Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, ә җырлары, көйләре?Әлбәтта, чишмәләрне карап тору, аларның гомерен озынайта. Иштирәк җирлегенә караган Авлаш авылы янында агучы чишмә бәхетле чишмәләр рәтендә. Аңа матур йорт бүләк иттеләр, төшә торган юлына таш, уңайлы баскыч кордылар. Янында утырып ял итерлек урыннар ясалды, берзаман күләгә биреп торачак, агачлар утыртылды. Бу эшне олы йөрәкле  Герасимов Олег Александрович оештырды. 12 июль- Питрау бәйрәме көнне без шул чишмә янына җыйналып бәйрәм оештырдык. Бу бәйрәм чишмәнең икенче туган көне булды. Авлаш авылының аксакалы Палладиев Михаил Кириллович чишмә тарихын сөйләде. Җырлар, биюләр, котлаулар белән бәйрәм бик күңелле үтте. Югары очлар белән түбән очлар үзара кызыклы ярышларда көч сынаштылар. Чишмә суы белән кайнатылган самавыр кайнагач бергәләшеп табигать кочагында авыл халкы алып килгән сыйлар белән хушландык. Өстәл артында матур тәрәзә кашагалары ясаган Дорофеев Робимга да зур рәхмәтебезне белдердек. Бәйрәмебезнең зур ярдәмчеләре булып  мәдәният йорты директорлары Круглое Поледан Розалия Тимергалина һәм Биклән авылыннан Дамир Исламов килгәннәр иде. Алар безне аппаратура, җырлар белән куандырдылар. Килгән тамашачыларның күңеленә чара бик хуш килде. Мондый изге җаннар булганда авылыбыз гөрләр, тормыш алга барыр дип ышанасы килә. Чишмә исә, яңа гомер биргән кешеләргә  рәхмәтен, бик күп еллар Авлаш халкын, тирә янда яшәүчеләрне, юлчыларны  саф суы белән сыйлап, җырлый – җырлый агып белдерер.

 

Җырла,чишмәм,гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

Һәрбер кеше белсен бәһаңне!

Сакласыннар күз карасы кебек,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне,саклыйк табигатьне,

Белик ,дуслар, чишмә кадерен!

 

 

                   Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Жиляева Гөлсинә Шәхнур кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International