Киленнәргә багышлап урам бәйрәме үтте.

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

      5 нче август көнне Иштирәк авылында урталык урамында үзләренең мәхәббәтен безнең яклардан тапкан киленнәргә багышлап урам бәйрәме үтте. Киленнәр  арасында күп парларга беренче язылышу документын тапшыручы Фәнүсә апа Насибуллина да бар иде. Әлбәтта без мондый мөмкинлектән кулланмыйча кала алмадык. Шаян рәвештә киленнәргә фоталар кидереп яңадан үз ирләренә “кияүгә бирдек”.

    “Ничәдер еллар элек мин сезне дәүләт тарафыннан миңа бирелгән хокук белән сезне ир белән хатын иткән идем. Тормышыгызга карап, сокланып үземнең хезмәтемнең юкка булмаганын аңлыйм. Хәзер сез үзегенең бер берегезне чыннан да алга таба да яратачагызны үбешү белән раслагыз,”- диде Фәнүсә апа.

 Бу сүзләрне әйткәндә аның да күңелләре тулып китте, ул үзенең хезмәтенең юкка булмаганын, язылыштырган кешенең өстендә зур җаваплылык ятканын тагын бер кат инангандыр. Кайчандыр Күзкәй кызы Әнисә апа парларны котлап  шигырь сөйләде, “яшьләргә” киңәшләр бирде.

 Бу урамның киленнәре төрлесе төрле яшьтә. Аларның күбесе инде үзләре бианай ролен үтиләр, кайберләре инде күптән  әби дә. Килен-кайнана, алар үзара ничек аңлаша икән? Бергә яшәүнең берәр кагыйдәсе юкмы икән? Очрашуда ул сорауга да җавап табырга тырыштык.

  Кызыклы уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды чара. Бәйрәмдә без чишмәгә дә төштек, “сыер да саудык”, самавыр да куйдык. Азактан барчабыз бергәләшеп үзебезнең күчтәнчәләр белән чәй эчеп, “Көзгә тагын очрашырга иде”,-дип өйләребезгә таралыштык.

 

Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Жиляева Гөлсинә Шәйхнур кызы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International