Сезне, 2018 елның 18 ноябрендә гражданнарның үзарасалымы буенча җирле референдумда тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

 

                               

                                Хөрмәтле сайлаучы!

Сезне, 2018 елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарның үзарасалымы буенча җирле референдумда тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Ул сез беркетелгән сайлау участогының тавыш бирү бинасында үткәреләчәк.

Үзегез белән паспор алырга онытмагыз !!!

2018 елның 7 ноябреннән 17 ноябренә кадәр ,8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә, ә ял көннәрендә  8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы ,Сезне сайлаучылар исемлеге белән танышу һәм аны ачыклау өчен килергә чакырабыз.

Тавыш бирү көнендә үзегезнең сайлау участогына килү мөмкинлеге булмаган очракта (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлегенең торышы),  Сезнең гаризагыз нигезендә -Тукай районының территориаль сайлау комиссиясе бинасында (Яр Чаллы шәhәре, М.Җәлил проспекты, 46) 2018 елның 7 ноябреннән 13 ноябренә кадәр яисә участок сайлау комиссиясе бинасында 2018 елның 14 ноябреннән 17 ноябренә эш көннәрендә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк.

          Әгәр сез тавыш бирү көнендә мөстәкыйль рәвештә нигезле сәбәп аркасында (сәламәтлек торышы, инвалидлык) тавыш бирү өчен урынга килеп җитә алмасагыз, сезнең язма гаризагыз яки  

      бүлектән читтә тавыш бирү өчен телдән мөрәҗәгатьегез,  2018 елның 8 ноябреннән һәм 2018 елның 18 ноябрендә 14.00 сәгатькә кадәр теркәлү урыны буенча участок  сайлау комиссиясенә

       тапшырылырга тиеш.

 

Участок сайлау комиссиясе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International