Татарстан Пенсия фонды беренче тапкыр Skype буенча консультация ачачак

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

 

2018 елның 15 ноябрендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Skype аша пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча беренче тапкыр бушлай консультация ачачак. Бу көнне сәгать 10нан 16.00 сәгатькә кадәр Пенсия фонды бүлеге белгечләре түләү, индексация һәм пенсияне яңадан исәпләү буенча сорауларга җавап бирәчәкләр. Skype ТР буенча РПФ бүлекчәсе адресы: opfrrt. «Заманча технологияләр ярдәмендә без бүлек белгечләре белән скайп буенча видеоэлемтә оештырабыз. Бу бик уңайлы. Гражданин, өйдә булганда, Россия Пенсия фонды хезмәткәре белән онлайн консультация алырга һәм аны кызыксындырган барлык сорауларга җавап алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе элемтә үзәге телефоны 279-27-27 номеры буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International