Уз бизнесыңны бушлай ач!

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрьдә «Син-эшмәкәр»федераль проектының белем бирү программасы старт ала. Син дә гариза  бирергә өлгер!

Проектны оештыручылар гарантия бирә:

- Заманча укыту методикалары;

- Уку материалларына бушлай керү;

- Уку вакыты дәвамында куратор ярдәме;

- Мөстәкыйль проектны булдыру һәм гамәлгә ашыру мөмкинлеге;

-Танылган лектор-практиклар һәм бизнес -гурасы дип танылган Мастер-класслар.

Проект спикерлары арасында-«Россиянең яшь эшкуары 2010» конкурсы җиңүчесе, франчайзинг буенча Директор Брыков Сергей Петрович, «TOM» компаниясенә («Out marketing» Таке) нигез салучы Кирилл Шишлов, «Шокобокс» ҖЧҖгә нигез салучы һәм хуҗасы, шулай ук "Шоколад" ҖЧҖгә нигез салучы һәм хуҗасы Андрей Шарков, "Центр" ҖЧҖ генераль директоры, ел саен үткәрелә торган Edutainment конференциясенә нигез салучы Панин Олег Михайлович.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа бушлай һәм дәүләт хисабына түләнә.

«Син - эшкуар» проекты республикада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Программада катнашу өчен сайтка теркәлү кирәк molpred116.ru

 Белешмәләр өчен телефон: 89518986586 (Гөлфия)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International