"Безнең күңел яктысы"III инвалидлар сәнгать иҗат фестивале узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

"Безнең күңел яктысы"III инвалидлар сәнгать иҗат фестивалеузды   Кенәз мәдәният йортында Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 елның 8 декабрендә III инвалидлар сәнгать иҗаты фестивале үткәрелде. Кенәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова барлык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бәйрәм белән чын күңелдән котлады, аларга нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхет теләде. Ветераннар оешмасында озак еллар актив җәмәгать эшләре өчен Кенәз авыл җирлегенең инвалидлар советы рәисе Николай Александрович Самойловка   бүләк тапшырды

Шулай ук ,Кенәз авыл җирлегенең инвалидлар советы рәисе Николай Александрович Самойлов, хезмәт ветераны Александр Николаевич Волков мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр адресына теләкләр белән чыгыш ясадылар. Алар барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Сәламәтлеклэре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Чарада «Ветераннар барысында булдыра »дигән кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Халык гамәли иҗаты күргәзмәсе осталыкның югары дәрәҗәдә булуын, кызыклы иҗади идеяләрне һәм аларның тормышка ашырылуын күрсәтте.
Фестивальдә катнашучыларның чыгышы бик күп һәм эмоциональ иде. Җырлар һәм шигырьләр шулкадәр үткен һәм дулкынланып башкарылды, авторлар шулкадәр күңелне кертте ки, тамашачылар башкаручыларга озын алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.  Бәйрәм бик күңелле үтте. Фестиваль ахырында барлык катнашучыларны сәхнәгә чакырдылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар, соңыннан чәй табыны артына чакырдылар.
Фестивальдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт.  Мондый искиткеч нәфис иҗат фестивален үткәрүдә ярдәм итүлэре очен, Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән,  авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советыннан КФХ җитәкчесе Таһир Нурулла улы Харматуллинга, «Феникс» ҖЧҖ генераль директоры Азат Равил улы Авзаловка, «ТукайАгроХимсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Рифкать Минвәли улына, ИП Хуршед Муродовка, ИП Әмирҗан Фәхруллинга, ИП Елгуджа Дилебашвилига, ИП Виктор Нестеровка, шәхси эшмәкәр Азат Йосыповка зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә,дип яза  Кнәз авылы мәдәният йорты директоры: Тамара Тузеева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International