«Без бергә» хәйрия программасы оештырылды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Ел саен районда балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хөрмәтләү көне уңаеннан, «Без бергә» хәйрия программасын оештыра. Бу елда да ул Теләнче Тамак интернат мәктәбендә hәм картлар йортында узды.

Укытучылар төрле мастер-класслар үткәрделәр. Мисал өчен «Без биергә яратабыз» дигән бүлектә балалар хореограф белән төрле бию хәрәкәтләрен һәм позицияләрне өйрәнделәр. Кызыклы уеннарда hәм конкурсларда көч сынаштылар. Шулай ук, бергәләп татар биюен да оста биеделәр, «Ай, былбылым» татар-халык җырын да башкардылар. «Минем белән җырла бергәләп» мастер-классында мультфильмнардан җырлар яңгырады hәм балалар сулыш, сөйләм куелышы күнегүләрен ясадылар.
Мәдәният идарәсе hәм балалар сәнгать мәктәбе оештырган концерт барлык тамашачыларның күңеленә хуш килде. Укытучыларның «Мирас» ансамбле башкаруында татар-халык көйләре яңгырады. «Полюшко» ансамбле рус халык җырларын башкарды. Аның җитәкчесе – Мәүлидә Ихтисамова. Галина Щелканогова сәхнәгә дәртле биюләр белән чыкты. Әлеге чара бик җылы, бик күңелле узды.

Юлия Галишина,
балалар сәнгать мәктәбе директоры. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International