Иң яхшы оештыру социаль программалар конкурсында 3 нче урынны алды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә

 Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүне һәм көч кулланудан, рәхимсез мөгамәләдән зыян күргән балаларны тернәкләндерүне иң яхшы оештыруга корылган социаль программалар конкурсында катнаштылар.

Әлеге программа «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова тарафыннан язылды. Балаларга һәм балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны кисәтү программасы 2018 нче елдан гамәлгә ашырыла.

Балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыру буенча социаль программалар конкурсы нәтиҗәләре буенча "Көч кулланмаган балачак» программасы «Балигъ булмаганнарның социаль-хокукый культурасын формалаштыру” номинациясендә 3 нче урынны яулады.

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге министр урынбасары Ю. И. Абдреева имзалаган Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дипломы һәм истәлекле бүләк - баскетбол өстәле, туп белән бүләкләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International