һөнәри осталык буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм»республика конкурсының муниципаль этабы узды.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

2019 елның 8 февралендә Круглое Поле урта мәктәбе базасында өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталык буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм»республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурсның муниципаль этабында районның 5 мәгариф учреждениесеннән 6 педагог катнашты. Конкурсантлар тарафыннан бик кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр әзерләнгән иде.

Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Е. П. Сальникова балаларны иҗади фикерләү белән , В. И. Белов-балаларны легендар Калашников автоматының барлыкка килү тарихы белән кызыксындылар. "Рәсем сәнгате мәктәбе» берләшмәсе педагогы Э. Р. Межуева балаларны санаулы минутлар эчендә картиналар ясарга өйрәтте,ә  «Юл фәннәре мәктәбе» берләшмәсе педагогы-Т. Н. Сафиуллина балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтте. И.Ш.Гайнетдинова   балаларны "Вакыт елгасы" аша үткәрде, тарих битләре белән таныштырды. Конкурс көне бер сулышта узды. Һәр педагог балаларны үз шөгыле белән кызыксындыра алды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:

1 урын – Сафиуллина Т. Н. (МБББУ «Новотроицкое урта гомуми белем бирү мәктәбе );

2 урын – Сальникова Е. П. (Кече Шилнә урта мәктәбе  ;

3 урын – Белов В. И. («ЦВР» МББУ «Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе ")

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International