Анастасия Николаевнаны 90 яше белән котладылар

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Тукай районы Олы Шилнә авылында яшәүче тыл ветераны Анастасия Николаевна Чупровага 90 яшь тулу уңаеннан Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин котлау хаты юллады. Тыл хезмәтчәненә район башлыгы урынбасары Р. Закиров ,авыл җирлеге башлыгы А. Даутов, район ветераннар Советы Рәисе Г. Зарипов котлау хаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Юбилярны  котлап, кунаклар сугыш елларында һәм аннан соңгы елларда башкарган хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, Анастасия Николаевнага озын гомер, сәламәтлек һәм якын кешеләр тарафыннан кайгыртучанлык теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International