"Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез" бәйрәм концерты

5 март 2019 ел., сишәмбе

 

 3 март көнне Кенәз мәдәният йортында Хатын - кызлар көненә багышланган «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният йорты фойесы   талантлы балалар һәм өлкәннәр куллары белән эшләнгән төрле иҗади эшләр күргәзмәсе белән кунакларны  көтеп алды.  Зал   шыгрым тулы   ,биредә нәниләрдән башлап   чәчләренә чал кергән хатын-кызлар,әбиләр дә     бар иде.

            Кенәз   авыл җирлеге башлыгы Тамара Ивановна Белова хатын-кызларга   котлау сүзләре җиткерде, барлык әниләргә, әбиләргә,кызларга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык, иминлек һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде. Бәйрәмдә катнашкан гүзәл затларны   авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова котлады.

Бу   кичәдә  мәдәният йорты иҗат коллективлары, Кенәз мәктәбе укучылары, Сосновый бор поселогының «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  башкаруында иң матур җырлар, шигырьләр һәм биюләр яңгырады.

«Умырзая» хореография ансамбле (җитәкчеләре Марина Межуева, Александр Тартаринов), «Русский звон»фольклор коллективы башкаруында халык җырлары , «Пересвет» вокаль ансамбле, «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (җитәкчеләре Татьяна Сторожук, Валентина Долгова),аерым җырчылар Фирдәүс Вәлиев, Владимир Веретенников, Ләйсән Абражеева, Татьяна Сторожук, Елгуджа Дилебашвили һәм Анжелика Пономарева чыгышлары тамашачыларга бик ошады. Иске Абдул авылыннан килгән кунаклар Илнур һәм Илмир Габидуллиннар пәйда булгач, зал алкышларга күмелде. Бу кичтә алып баручылардан хатын-кызлар үзләре турында күпме   яхшы сүзләр ишеттеләр!

 Бәйрәм программасын 9 нчы сыйныф укучысы Яна Гыйләҗева һәм   11 нче сыйныф укучысы Дмитрий Павлушин бик матур һәм җылы алып бардылар.

 Залда җылылык, мәхәббәт, игелек һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Якты һәм дәртле номерлар әби-әниләр генә түгел, барлык килгән кунаклар күңелендә дә онытылмаслык тәэсирләр калдырды

 

 

Кенәз   авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования