«Россия сәүдәсе» конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 елда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Россия сәүдәсе» конкурсын (алга таба – Конкурс) үткәрә, аның төп бурычы-алдынгы тармак тәҗрибәсен һәм Россиядә күп форматлы сәүдәнең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру. Конкурста җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә ачыкланачак: «Иң яхшы сәүдә шәһәре», "Иң яхшы сәүдә урамы","Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты","Иң яхшы ваклап сату базары","Ин яхшы ярминкә",  "Иң яхшы мобиль сәүдә объекты","Иң яхшы кибет"һәм " Фаст-фудның иң яхшы объекты".

Конкурсны үткәрү этаплары:
    Катнашуга  төләп гариза язу – 25.02.2019-29.03.2019;
    Квалификацион  сайлап алу – 01.04.2019-26.04.2019;
    Җиңүчеләрне билгеләү – 29.04.2019-15.05.2019;
 Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – 03.06.2019.

Конкурста катнашучылар: сәүдә тармагын алып бару өчен җаваплы башкарма комитет органнары,  муниципаль берәмлекләр хакимиятләре һәм сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар.

Конкурста катнашу өчен торговляроссии.рф сайтында анкета тутырырга кирәк. Гаризалар 2019 елның 29 мартына кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен (495) 924-02-80 телефонына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз, tr2019@russiant.org -Нехаевский Николай Алексеевич, конкурс координаторы; (495) 632-88-88, sitnikav@minprom.gov.ru - Ситник Алексей Владимирович, конкурсны оештыру комитетының җаваплы сәркатибе

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International