Февраль аенда Татарстанда ипотека килешүләре саны 20 процентка диярлек арткан

2019 елның 19 марты, сишәмбе

  Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 5580 (шуларның 1954 - Казанда), торак булмаган 713 (шуларның 378 – Казанда) һәм 2696 – җир кишәрлекләренә (шуларның 706 - Казанда) килешү теркәлгән.

2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 16 839 сату-алуга килешүе теркәлгән, шул исәптән Казанда 5 661.

2019 елның февралендә кредит килешүләре буенча теркәлгән ипотекаларның гомуми саны 6125 тәшкил итә (Казанда – 2 406). Бу агымдагы елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 18,4 процентка күбрәк. Шул ук вакытта торак биналарга сату – алу эшләре 4 560 (Казанда – 1834), торак булмаган биналарга – 313 (Казанда – 47) һәм 1252 (Казанда-525) тәшкил итә.2019 елның ике ае эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан кредит килешүләре буенча ипотекалар теркәлгән 11 297, шулардан Казанда-4 285. 2018 елда әлеге күрсәткечләр 11 909 һәм 4942 тәшкил иткән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International