Татарстан Росреестры өлешләп төзүдә катнашучылар өчен " Кайнар линия» үткәрә

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Татарстан Росреестры өлешләп төзүдә катнашучылар өчен " Кайнар линия» үткәрә
Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26 мартта 8дән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
Аны үткәрү вакытында татарстанлылар :

өлешләп төзүдә катнашучылар өчен нәрсә үзгәрүен белә алачак;

өлешләп катнашу шартнамәсен теркәү өчен нинди документлар пакетын әзерләргә кирәк булачак;

теркәлү нинди вакыт эчендә башкарылачак һәм тбашка сорауларга җавап табачак
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International