«Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү үзәгеннән язалар

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

22 март көнне Яңа поселогы урта мәктәбендә Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова  «Опасное погружение. Общее дело»   исемле мультфильм күрсәтте.

Әлеге чара балаларның алкогольнең кеше организмына зарарлы йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

         Чараның төп бурычлары алкогольнең кешегә тискәре йогынтысын күрсәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау иде.        

         Әлеге чарада 21 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 2се социаль хезмәт алучы.

         Чара барышында балигъ булмаганнар зур кызыксыну белән мультфильм карадылар. Соңыннан балалар социаль педагогның сорауларына җавап бирделәр һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International