Шәфкать» үзәге психологы «Бәхәссез тотыш» темасына тренинг үткәрде

25 март 2019 ел., дүшәмбе

 

«Балаларга көч кулланмау»  программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай  муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Бәхәссез тотыш»  дигән темага тренинг үткәрде.

Тренинг балаларның эчке халәтләрен аңлауга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары - үз-үзеңне җайга салу ысуллары белән таныштыру, ихтыяр көчен үстерү, бәхәссез үз-үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтү иде.

Тренингта төрле категория гаиләләрдән 16 балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг башында яңа форматта танышу һәм «Буталчык» күнегүе үткәрелде, аннан соң балалар төрле ситуацияләрдә усаллык, стресс белән көрәшергә өйрәнделәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования