Шилнебаш  авылында  яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады 

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

 Шилнебаш  авылында  яшәүче тыл хезмәтчәне Щербакова Ия Иннокентий  кызы үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аны 90 яше тулган көне белэн  котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген   Советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова тапшырды   һәм изге теләкләрен юллады. Котлау тантанасында район ветераннар советы рәисе Галимҗан  Зарипов,Шилнебаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова һәм туганнары катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International