" Аҗаган-2019»республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды.

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 27 мартында Сосновый Бор поселогының "Яшьлек"спорт комплексы базасында" Аҗаган-2019»республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Уенның максаты булып балаларны хәрбиләштерелгән уенга җәлеп итү юлы белән физик һәм патриотик тәрбияләү торды. Финалда 6 иң яхшы команда катнашты: Бәтке мәктәбе, Теләнче-Тамак урта мәктәбе, Биклән урта мәктәбе, Кенәз урта мәктәбе , Новотроицк мәктәбе, Кече Шилнә урта мәктәбе.

Уен нәтиҗәләре:

3нче  урын-Новотроицк урта мәктәбе командасы,

2нче  урын - Теләнче-Тамак урта мәктәбе командасы,

1 нче урынһ әм  «Аҗаган-2019» хәрби-спорт уеннары җиңүчесе-Кенәз мәктәбе командасы.

Җиңүчеләр ,призерлар кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International