Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлар бирүгә документлар кабул итүне дәвам итә

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы матди-техник базаны  үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  яңа  эш башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кооперативларын  конкурс буенча  сайлап  алуның  дәвам  итүен  искә  төшерә.    Гаризалар  һәм      документлар  2019 елның    15 апреленә  кадәр  кабул  ителә. Грантлар  бирү  тәртибе  һәм документлар  формалары  белән  сылтама буенча  танышырга  мөмкин.  

Моннан  тыш,  “2017-2020  елларга  крестьян  (фермер) хуҗалыклары  базасында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү” программасы  буенча  крестьян  (фермер) хуҗалыкларын сайлап  алу  конкурсы  да  дәвам  итә.    Гаризалар  һәм      документлар  2019 елның      29 апреленә  кадәр  кабул  ителә.  Грантлар  бирү  тәртибе  һәм документлар  формалары  белән  сылтама буенча  танышырга  мөмкин.    Документларны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  түбәндәге  адрес буенча  җибәрергә  кирәк: Татарстан  Республикасы,     Казан шәһәре, Федосеев  ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб.  Кабул  итү  эш көннәрендә  9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә  кадәр  башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International