Агроиминләштерү – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан тотрыклы эшчәнлек алып бару өчен реаль мөмкинлек

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Бу  хакта  сүз  15 апрельдә  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Елена Фастова  җитәкчелегендә узган    видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  әйтелде,  анда  агымдагы  елда    авыл  хуҗалыгын  иминләштерү  мәсьәләсе  каралды.    Чарада   шулай  ук Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус Габдрахманов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  үсемлекчелек   тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы   Ирек Садыйков, финанслау  бүлеге  башлыгы    Марсель Мәхмүтов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре, АПКның  төбәк  органнары һәм     республика территориясендә  дәүләт ярдәмендә  иминләштерүне  гамәлгә ашыручы иминият  компанияләре  вәкилләре  катнашты.  

  Елена Фастова билгеләп  үткәнчә, кайбер   объектив сәбәпләр  аркасында    2017-2018 елларда  уңышны  иминләштерү  күләмнәре  шактый  кимегән.    Елена Фастова нәтиҗәлелек  буенча  план  күрсәткечләре кимү   процентын  билгеләп  үтте  һәм  АПКның  төбәк  органнары  вәкилләрен   нәтиҗәлелекнең  планлаштырылган  күрсәткечләренә ирешү  өчен  чаралар  күрергә  өндәде.  Министр урынбасары  шулай  ук   иминият  оешмалары  вәкилләрен  авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләре  белән  эшләүдә  һәм  иминләштерелгән  мәйданнарны  арттыруда активлык  күрсәтергә  өндәде.  

Искәртеп  узабыз,   агроиминләштерү  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан  тотрыклы  эшчәнлек  алып  бару  өчен   реаль мөмкинлек бирә,  начар  һава  шартларыннан  курыкмыйча,    керемнәрне    алдан фаразларга  ярдәм  итә.   1  марттан  үз көченә  кергән   “Агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме турында” 2011  елның  25 июлендәге 260-ФЗ  номерлы Федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын  үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр нигезендә      агроиминләштерү системасыннан  уңышның һәм күпьеллык   үләннәрнең  юкка чыгу  чиге  дигән төшенчә  төшереп  калдырылган,  ә шул  ук  вакытта  һәлак  булган  уңыш  иминләштерелгән  дип санала, хәтәрлекләр  исемлеге  киңәйтелгән, аграрийлар  өчен  аларны  комбинацияләү  мөмкинлеге  өстәлгән. 

Моңа  кадәр яңа  кагыйдәләр  нигезендә  агроиминләштерү  буенча  программалар  белән  иминият  оешмалары  вәкилләре  чыгыш ясаганда        иминләштерелгән уңышның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  тарафыннан  төрле  кредитлар алганда тәэмин итү предметы  (залог) буларак  хезмәт итүен  билгеләп  үткәннәр  иде. Иминләштерү  компанияләре  тәкъдимнәре  нигезендә  уңышны  иминләштерү  чыгымнары  аграрийларга  бер гектарга  27 сумга  төшәчәк һәм бу  чыгымнарны  продукциянең  үзкыйммәтенә  кертергә мөмкин  булачак.  Моннан  тыш,  дәүләт ярдәме  чаралары  да  эшли.  

Банклар  тәкъдимнәре  белән  һәм  агроиминләштерүгә  дәүләт  ярдәме  чаралары  турындагы  мәгълүмат  белән  Министрлыкның  рәсми  сайтында  2019 елгы  язгы  чәчү өчен  ресурслар  бүлегендә  танышырга  мөмкин.      Биредә  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   өчен  башка  файдалы  мәгълүмат  та  тупланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International