Яр Чаллы шәһәре “Асылташ” социаль приютында “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә уртак чара үткәрелде

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

 16 нчы апрель көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Лапиналар гаиләсе белән "Бер-береңә таба" дигән чара уздырды.

Шөгыль балалар һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы, ихлас мөнәсәбәтләр формалаштыру, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.

Чараның төп бурычлары – бала белән ата-ана арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Әлеге чарада Лапиналар  гаиләсе катнашты.

Гаилә белән үткәрелгән чара барышында социаль педагог «Исәнме», «Ягымлы исем», «Әнием мине ни өчен ярата», “Ромашка” уеннары үткәрде.  Психолог «Тыюлар», «Машина йөртүче-пассажир», «Җиде теләк» һәм «Күрелмәгән җеп» дигән күнегүләр үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International