Әлфия Когогина: закон проекты контроль-касса техникасын куллануны гадиләштерүгә юнәлдерелгән

2019 елның 19 апреле, җомга

17 апрельдә Дәүләт Думасы беренче укылышта контроль-касса техникасын куллану тәртибен оптимальләштерү буенча закон проектын кабул итте."Закон проекты хокук куллану практикасын исәпкә алып, контроль-касса техникасын куллануны гадиләштерүгә юнәлдерелгән. Ул, читтән торып эшләүче касса аппаратын кулланып, курьерларны җәлеп итеп, пассажирлар һәм багаж транспорт белән (шул исәптән машина йөртүчеләргә һәм кондукторларга) сәүдә итү кебек эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы эшкуарларга чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Сатучылар кәгазь касса чегы бастырып чыгармаска, ә сатып алучыга QR-код бирергә мөмкин. ТКХ өлкәсендә закон проекты касса чегы урынына киләсе ай өчен аерым реквизитларны бастыру яисә клиент таләбе буенча касса чегы бирү хокукын күздә тота».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International