Тукай районы эшмәкәрләренең беренче форумы

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Тукай районы эшмәкәрләренең беренче форумы
2019 елның 24 апрелендә Тукай районы Башкарма комитетының утырышлар залында эшмәкәрләр белән очрашу узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өчен дәүләт ярдәме чаралары һәм «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү " ярдәмче программасы кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр бирү турында фикер алышу  оештырылды. 
Бу чараны Тукай район Башкарма комитет эшмәкәрләр өчен уңайлы эшкуарлык һәм инвестицион климат булдыру максатыннан оештырды 
Казаннан килгән кунаклар чыгыш ясады:
Региональ лизинг компаниясе-генераль директоры Баздрева Алена Александровна.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды-директор урынбасары Усманов Рәсим Алимҗан улы.
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Россия банкы-региональ директоры Вафина Римма Илгиз кызы.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды-Тукай районы вәкиле Ангел Камил Нематжан улы 
Кызыклы продуктлар һәм программалар, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына микрозаймнар бирү, кредитлар һәм банк гарантиясе шартнамәләре буенча поручительстволар бирү, нинди ташламалы кредит бирү, кече һәм урта эшкуарлыкка грант ярдәме, эшкуарлар өчен нинди бушлай укыту программалары булу турында фикер алыштылар. Күләгә бизнесыннан ни рәвешле чыгып, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән тыныч кына шөгыльләнергә була, салымнар нибары 4% гына түләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХ, шәхси эшмәкәрләр өчен программалар.
Банклардан килгән  чакырылган кунаклар Үзләренең банк программалары турында  сөйләделәр:ГАҖ"ВТБ "  банк ,кече бизнеска кредит бирү бүлеге башлыгы урынбасары Садыйкова Эльвира Рифкат кызы,"ГАҖ"Открытие " банкы,банк идарәчесе Габделхаков Дамир Кашибулхак улы ,
ГАҖ"Делобанк" -  офис идәрәчесе  Мария Николаевна,"Почта Банк" клиент Үзәге - сатулар буенча менеджеры Дәүләтшина Регина Фарил кызы.
Шулай ук Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды-Тукай районы вәкиле Ангел Камил Нематжан улы  эшмәкәрләргә берләшергә һәм уртак үсеш өчен эшмәкәрләр Ассоциациясен булдырырга тәкъдим итте.  .
Хәзер социаль челтәрләрдәге төркемнәр формалаша, эшче төркемнәр билгеләнә, уртак мәсьәләләрне хәл итү өчен эшмәкәрләр командасы җыела. Бергә үсү җиңелрәк һәм тизрәк дип билгеләделәр катнашучылар, мондый чаралар бик мөһим һәм кирәк,икәнен ассыкладылар,форумда катнашучылар   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International