2019 елның 25 апрелендә Кенәз авыл җирлегендә «Георгий тасмасы»традицион патриотик акциясе старт алды. Акцияне оештыручылар, Кенэз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм " Волонтер» клуб берләшмәсе катнашучылары үтеп баручыларга Георгий тасмалары тараттылар һәм аны дөрес куллану турында сөйләделәр. Георгий тасмасы-тынычлыкны фашизмнан саклап калучыларга символ һәм хәтер билгесе; бу ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. Акциядә Кенәз авыл җирлегендә яшәүчеләр актив катнашты.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева