Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

 

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрик итәм!

Бу көннәрдә безнең йөрәкләрне илебезнең данлы тарихы, сезнең бөек батырлык белән горурлану хисләре били.

Бөек Ватан сугышы елларында сез үз-үзегезне аямыйча, фронтта һәм тылда Җиңү таңын якынайттыгыз, илебезнең азатлыгын яуладыгыз, яшәү, эшләү, балалар үстерү хокукы өчен көрәштегез. Һәм җиңүчеләр булдыгыз!

Аяусыз сугыш миллионлаган кешенең гомерен алып китте. Ачы югалту хәсрәте кичермәгән гаилә, мөгаен, юктыр да. Без Ватан өчен башларын салганнарның һәм мәңгелеккә яу кырында ятып калганнарның якты истәлеген хәтеребездә саклыйбыз.

Зур рәхмәт сезгә! Сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк булдыгыз.

Җиңүчеләр варисы булу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Без сезнең алда мәңге бурычлы, кадерле ветераннар.

Сезнең батырлык һәр чаллылы йөрәгендә саклансын һәм буыннардан буыннарга күчсен өчен без барын да эшләячәкбез.

Сезнең алда түбәнчелек белән башыбызны иябез, хөрмәтле ветераннар! Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш телибез!

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Муниципаль район башлыгы  Фаил Камаев

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International