Чарага республиканың барлык районнарыннан 190нан артык сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне чакырылган иде. Тантанада тукайлылар да катнашты. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә тыл хезмәткәрләре – Биклән авылыннан Миңнегаян Юнысова, Яңа Бүләктән Кифая Әхмәдҗанова, Байбүләктән Әскәр Хәбибуллин; хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар – Иске Абдулдан Илдус Насыйров hәм Нәкыйп Хафизов катнашты. Аларны Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиев hәм район социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Ахунова озата барды
http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/rayon-veterannaryn-tatarstan-prezidenty-kotlady