Педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия сораштыруын үткәрә

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия сораштыруын үткәрә, аның максаты-педагогик бергәлекнең укытучыларга югары бюрократик йөкләнеш проблемасына һәм аның дәрәҗәсен киметү өчен кирәкле чараларга карата фикерен ачыклау.
Сораштырулар «Россия Федерациясендә мәгариф турында «Федераль законның 6, 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын иҗтимагый тикшерү кысаларында оештырыла, ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнә.
Онлайн-тавыш бирү Федерация Советының «Вместе-РФ» телеканалы сайтында була (http://vmeste-rf.tv/channel/vote_project) 2019 елның 31 маена кадәр. Җыелган мәгълүмат гомумиләштереләчәк һәм тиешле төзәтмәләр кертү һәм кирәкле закон актларын вакытында әзерләү максатларында күрсәтелгән закон проектын эшләүчеләргә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International