Сабантуйда бар да булачак, хәтта самолетлар да!

2019 елның 7 июне, җомга

Борынгыдан килгән, меңәр еллык тарихлы гүзәл бәйрәм – Сабантуе җитте. Районның барлык авыл җирлекләрендә милли бәйрәмгә зур әзерлек бара. Район халкы ел буена армый-талмый лаеклы хезмәт куйды. Инде менә шундый дәрт-дәрман белән бәйрәм уздырабыз. Халкыбызның яраткан, көтеп алган бәйрәме быел аеруча кызыклы hәм күңелле үтәчәк, диләр оештыручылар. Бу турыда тулырак район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова сөйли.

– 8 июнь көнне Сабантуйлар районның барлык авыл җирлекләрендә үтәчәк. Район күләмендә – 9 июнь көнне Кызыл Байрак авылы мәйданында. Бүгенге көндә мәйдан территориясен әзерләү эшләре тәмамланып килә. Биредә сәхнә җиhазлары урнаштырыла, мәйдан яны чистартыла, тәртипкә салына. Кунаклар килгәндә барысы да ялт итеп торырга тиеш.

– Узган ел белән чагыштырганда быел Сабантуй бәйрәменең үзәнчәлеге нидә?
– Беренчедән, мәйдан территориясен милли бизәкләр белән бизәүгә зур игътибар бирдек. Сабантуйга керү урыны да яңа дизайн белән ясалды. Икенчедән, бәйрәмнең концерт программасы бик бай булачак, аның өстендә районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре зур хезмәт куя. «Шушы җирдән – шушы туфрактан без» дип аталган театраль тамаша үзәк мәйданда сәгать 10да башлана. Матур тамашада районның иҗат коллективлары, үзешчән ансамбльләре чыгыш ясаячак. Шулай ук биючеләр, җырчылар төркемнәре, баянчылар hәм гармунчылар катнашачак. Алар халыкның күңелен күтәрер өчен иң яхшы, иң күркәм номерларын сайлады. Тукайлылар hәм Сабантуй кунаклары өчен беренче тапкыр авиашоу тәкъдим ителә. Бәйрәмнең алыштыргысыз бизәге – милли көрәш, ат чабышлары. Сабантуйның тагын бер яңалыгы – атлы көрәш тә булачак. Әлбәттә, бәйрәм түрендә – авыл хуҗалыгы алдынгылары. Быел аларны бүләкләү тантанасын оештыруга да, истә калырлык итүгә дә зур игътибар бирәбез. 
Район башлыгы Фаил Камаев алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга зур бүләкләр тапшырачак. Аларны халык алкышларга күмәчәк. Бәйрәмне көтеп алган балалар өчен дә күңел ачу программасы бай. Алар да милли уеннарда, төрледән-төрле бәйгеләрдә, мастер-классларда катнаша алачак. Курчак театры, аттракционнар, тематик фотозоналар эшләячәк. Быел беренче тапкыр Сабантуй мәйданына зоопарк киләчәк. Анда эксклюзив хайваннар, хәтта бүре балалары да булачак.

– Тукай районы халкы гаҗәеп кунакчыл халык. Быел да алар күп көтеләдер?
– Әйе, кунаклар күп булыр дип көтелә. Һәрбер гаилә якыннарын, туганнарын чакырыр. Ерак араларны якын итеп туган нигезләренә балалар, оныклар кайтыр. Ә район Сабантуена югары кунаклар арасында чит илләрдән кайтучылар да бар. Шулай ук районыбыз икътисадына саллы өлешен кертүче «Челтәрләр компаниясе» ААҖ генераль директоры, Тукай районының мактаулы гражданы Илшат Фәрдиев, «РИТЭК» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Николай Нефедов, Чаллы шәhәре мэры Наил Мәhдиев, эре предприятиеләр җитәкчеләре чакырулы.

– Сабантуй бәйрәмендә нинди сюрпризлар көтелә?
– Әйтеп үткәнемчә, бәйрәм самолетлар катнашында театрлаштырылган тамашадан башланачак. Аннары хуҗалык алдынгылары бүләкләнәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзйөрешле техникасы колоннасы үтү белән бәйрәм программасы дәвам итәчәк. Сабантуйда санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча иң чиста һәм матур торак пунктларны билгеләячәкләр. Авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләп, җиңүчегә күчмә кубок тапшырылачак. 

– Гадәттә Сабантуй бәйрәмендә халык күңелен җырчылар күтәрә. Быел кемнәр сәхнә тота?
– Район халкының теләген исәпкә алып, район башлыгы Фаил Камаев быел Сабантуй бәйрәменә үзенчәлекле тавыш иясе, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны чакырды. Ул үзенең иң танылган, моңлы хитларын, өр-яңа җырларын башкарачак. Шулай ук танылган татар йолдызларыннан Әлфинә Әзhәмова, Илгәрәй, Нияз Хәмәтшин, Артур Минhаҗев hәм Эльвира Хәмәтова да киләчәк.

– Бәйрәмдә халык куркынычсызлыгы өчен нинди чаралар күреләчәк?
– Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында медицина пунктлары оештырылачак. Шуңа өстәп, көн дәвамында полиция хезмәткәрләре дә дежур торачак. Килгән кунаклар өчен сәүдә нокталары, туклану урыннары да каралган.
Елга бер килә торган милли бәйрәмебез hәркайсыбызның күңеленә кереп калса иде. Һәркайсыбыз аннан ел буена җитәрлек ял, илhам алып кайтып китсә иде. Район җитәкчелеге Тукай Сабантуена әйләнә-тирәдә иң шәп Сабантуй булырга тиеш дигән бурыч куйды. Иң шәп hәм иң күңелле. Мин дә тукайлыларны hәм хөрмәтле кунакларны уеннарда, ярышларда актив катнашырга чакырам. Берәү дә читтә калмасын. Бүләкләр дә шәп булачак. Көрәш батырына – бәрән һәм акчалата приз, авыш баганага менүчегә – әтәч, биек баганага менүчегә көнкүреш техникасы, ат чабышының бүләк фонды – 700 мең сум

Алена Фазылова,

Чыганак "Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International