Җәйләү – маллар өчен «санаторий»

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Терлекчелек өчен азыкка мул җәй айларына кердек. Билгеле, хәзер яшел үләннең сөт өчен иң файдалы чагы. «Гигант» хуҗалыгының 1 мең башка якын терлеге инде бер ай чамасы саф һавада, җәйләүдә. 

Гигантлылар җәйләүгә күчәр өчен ике атна алдан әзерләнгәннәр. Җиһазларны көйләгәннәр, буяу, агарту кебек ремонт эшләрен башкарганнар, кардаларны, территорияне чистартканнар.
– Терлекләр май башыннан көзгә кадәр саф һавада тәрбияләнә, моның күп уңай якларын күрәбез, – ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. Беренчедән, саф һава, иркенлек. Көндез терлекләр рәхәтләнеп көтүдә йөри, яшел азыктан өзелмиләр – төрле витаминнарга бай азык күп. Хуҗалык җитәкчесе җәйге лагерьны шаяртып: «Бу бит терлекләр өчен санаторий», – дип атый. Чынлап та, урынлы чагыштыру. 
Мондый шартларда «ял иткәч» сөтнең сыйфаты һәм күләме дә артуы көтелә. Бүген хуҗалыкта бер тәүлек эчендә 12 тонна сөт савылса, алдагы көннәрдә 15 тонна күрсәткеченә ирешергә ниятли гигантлылар. 
Икенче уңай як – икътисад ягыннан отышлы булуы. Электр, техника чыгымнары кыскара. Малларның астын чистартасы, азык таратасы юк. Кеше хезмәте кими, бу хезмәт хакын түләүдә экономия дигән сүз. Билгеле, аграрийлар өчен җәйге чорда иң мөһиме – аз чыгымнар белән сыерлардан күп сөт саву мөмкинлеген кулдан ычкындырмау. 
Җәйге лагерьда терлек өчен дә, эшчеләр өчен дә бар шартлар тудырылган. Кардаларны тимер материаллар белән әйләндереп алганнар, сыерлар өчен тудыру бүлеге, ветеринар бүлмәсе бар. Сөт блогы да тәртиптә. Сыер савучыларның, терлекчеләрнең, белгечләрнең дә аерым бүлмәләре бар. Биредә алар ял итә, чәй эчә ала. Алар кирәкле бар техника белән җиһазландырылган. Эшчеләрне монда капка төбенә кадәр вахта машинасы китерә.
400 баш терлеккә биредә 2 бригада эшли. Һәрберсендә бишәр савымчы. Гөлнара, Вәлиуллина, Роза Хәмәдиева, Надежда Романова, Энҗе Ахунова, Лилия Зиянгирова, Гөлзада Абдиева кебек тырыш, тәҗрибәле савучылар булганда сөт чишмәсе саекмас. Хуҗалары аларны мактап кына тора. 
Малларны җәйләүгә күчергәч фермаларда ремонт эшләренә дә керешкәннәр. Һәр төр эшкә аерым бригадалар билгеләнгән – барлыгы дүрт бригада. Алар биналарны агарталар, буйыйлар, дезинфекциялиләр. Кирәкле җирдә тәрәзә, капкаларны төзәтәләр. 
Елдагы ремонт эшләреннән кала, хуҗалыкта зур төзелеш һәм төзекләндерү эшләре бара. Иң эре объектларның берсе – яңа торак һәм 500 башка исәпләнгән саву залы салу. Яңа объектлар август азагында сафка басачак, дип белдерде Риф Имамов. «Җитештерүне киңәйтү – терлекчелек тармагында бөтендөнья лидеры дип исәпләнгән венгрлар технологиясенә якынаюны күздә тота», – ди җитәкче.
Моннан кала, тагын бер маллар торагы төзекләндерелә, техника паркындагы бина һәм 250 кешегә исәпләнгән ашханә капиталь ремонтлана. «Гомумән алганда, 60 миллион сумлык төзелеш эшләре бара», – ди Риф Имамов.
Уңай тенденциягә карамастан, авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар мәсьәләсе актуаль. «Соңгы арада кадрлар проблемасы белән очрашырга туры килде. Шуңа күрә үзбәк милләте вәкилләрен эшкә алдык», – дип әйтеп үтә җитәкче. Бүген эшчеләр хуҗалыкның кунакханәсендә яши. Читтә торып, эшкә килеп йөрү мәсьәләсе хәл ителгән. Бүген кунакханә киңәйтелә – тагын ике бүлмә төзелә. 
Гомумән, кадрларны яшәү урыны белән тәэмин итү сәясәте предприятиедә уңай чишелә. Хуҗалык ел саен үз хисабына белгечләре өчен өйләр сала. Бүген үзе бер поселок булып 20 йорт тезелеп тора.
– Җитәкче тарафыннан үзеңә карата яхшы караш, кайгырту тойганда, тырышып эшлисе килә, – ди терлекчеләр.

Эльвира Абдуллина

"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International