Лаеш районында "Татарстанда кыр көне - 2019" күргәзмәсе узачак

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

2019 елның  2 – 4 июлендә  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында     кыр форматында   «Татарстанда кыр көне – 2019»  күргәзмәсе узачак.  Аны  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашында  рәсми  ачу  тантанасы  2  июльдә  булачак, чара  барышында  муниципаль районнар  башлыклары  һәм  республика   кунаклары     катнашучыларның экспозицияләрен,     стендларын карап  чыгачаклар, Татарстан  Республикасы һәм Россия  төҗәкләре  агросәнәгать комплексының  яңалыклары  белән  танышачаклар.    

Чараның  максаты  – Татарстан һәм Россия  төбәкләре аграрийларының  төбәкара  багланышларын  ныгыту,  җитештерүчеләр  һәм  җайланмалар,  товарлар   белән  тәэмин  итүчеләре һәм  хезмәт күрсәтүчеләр,  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  кулланучылар    арасында  эшлекле  элемтәләр  урнаштыру,  агросәнәгать секторына  ярдәм  итү һәм  аны  үстерү өлкәсендә  куәтләрне  берләштерү.

 «Татарстанда  кыр көне – 2019» күргәзмәсе  түбәндәге  бүлекләрдән  торачак:  «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник  тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация»,    «Кече   хуҗалыклар».   Күргәзмә  аны  әзерләүнең  катлаулы  форматы  белән  башкалардан  аерылып  тора,  ул  көзге  культуралар чәчүеннән  соң  ук  башлана һәм сабан  чәчүе  тәмамланганчы  дәвам  итә.   

Эшлекле  программада кысаларында  күргәзмәдә  катнашучыларның    презентацияләрен,   агросәнәгать предприятиеләре, тармк фәне, бизнес һәм хакимият вәкилләре  катнашында  АПКны  үстерүнең   актуаль мәсьәләләре  буенча  мастер-класслар,  түгәрәк  өстәлләр    үткәрү каралаган.

Күргәзмә  эше  көннәрендә  килүчеләргә  уңайлы  булсын  өчен  «Метро Җиңү проспекты» тукталышыннан   (Дан Скверы) ягыннан Лаеш районы  кырларында  күргәзмә  уздыру  урынына  кадәр   трансфер  оештырылачак.  Түләүсез автобуслар      һәр   30 минут саен килеп-китеп торачак.    

Уздыру  урыны  – Татарстан  Республикасы Лаеш районы (Олы Кабан авылы). Килүчеләр  өчен  күргәзмәгә  керү  ирекле (түләүсез).  

Чарага  аккредитация  алу  өчен  массакүләм мәгълүмат чараларына  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Матбугат  хезмәтенә  26 июньгә  кадәр    Press-mshp@yandex.ru  электрон  почта адресына   заявка  җибәрергә  кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International