Сугыш чоры  балалары катнашында патриотик тәрбия сәгате узды

2019 елның 25 июне, сишәмбе

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Шушы вакыйга уңаеннан Шилнебаш урта мәктәбе каршындагы «Забава» мәктәп яны лагеренда «Һәрвакыт булсын кояш! " патриотик тәрбия сәгате узды,анда сугыш чоры  балалары чакырылган иде .  Чакырылган сугыш чоры балаларына Шевченко Вера Сергеевна һәм Кукушкина Вера Васильевнага сүз бирелде. Алар балаларга илебезнең сугыштан соңгы авыр вакыты турында сөйләделәр,   Сугыш кырларында һәлак булган, сугыштан соңгы вакытта һәм безнең көннәрдә вафат булган барлык сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар (метрон яңгырады).  Чара ахырында «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм хәтер шәмнәре кабыздылар.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н. Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International