Гражданнарны бергәләп кабул итү

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Гражданнарны бергәләп кабул итү

 

2019 елның 27 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.

Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрдә үз сорауларын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Бкуре " программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирергә мөмкин булачак.

Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки үз муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International