укай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Наркотиклар. Манипуляция серләре» чарасы узды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

 

2019 нчы елның 17 нче сентябрендә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләләр белән эшләүче белгеч Фәрхетдинова А.З. социаль хезмәтләр алучылар белән “Наркотиклар. Манипуляция серләре» чарасы үткәрде.

Чараның максаты: яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен үстерү һәм ныгыту.

Чараның бурычлары: сәламәт яшәү рәвеше һәм җаваплы гражданлык позициясе мөһимлеге турында социаль хезмәт алучыларга мәгълүмат бирү; наркотик матдәләр куллануның зыяны турында аңлатма бирү; алга таба эшчәнлекне планлаштыра, чагыштыра, анализлый белү, нәтиҗәләр ясау; социаль хезмәт алучыларны сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтен һәм җаваплы гражданлык позициясен күрсәтеп, теләсә нинди наркотик матдәләр кулланудан тулысынча баш тартуга мотивлаштыру.

Чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты.

Чара барышында сәламәт яшәү рәвешенең төп факторларын үтәү мәсьәләләре каралды: физик активлык, дөрес туклану, чыныгу процедуралары, хезмәт һәм ял режимы һәм башка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, шулай ук начар гадәтләрне профилактикалау буенча тематик видеороликлар күрсәтелде.

Социаль хезмәтләр алучылар наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголь куллануны профилактикалау буенча викторинада катнаштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International