5 октябрьдә Укытучылар көненә багышланган тантаналы җыелыш булып узды,

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Укытучылар көне-елның иң күңелле бәйрәме. Мәктәптә укыган һәркем укытучыларның тормышыбызда иң мөһим урыннарның берсен алып торуын яхшы белә. Чөнки нәкъ менә педагоглар безгә бәһасез белем бирә. 5 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗаты үзәгендә Укытучылар көненә багышланган тантаналы җыелыш булып узды, анда бу көнне яхшы кәеф һәм позитив эмоцияләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрде. Рәсми тантаналы котлаулар күңел сүзләре белән үрелеп барды, искиткеч музыкаль номерлар белән ныгытылды. Район педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Ф.М. Камаев шәхсән үзе котлады.Сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләп,педагогларга грамоталар, дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International