“Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге  белгечләре балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча муниципаль хезмәткәр белән берлектә чара уздырды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

 2019 нчы елның 10 нчы октябрендә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге  белгечләре балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча муниципаль хезмәткәр белән берлектә “Хокук бозулар. Куркынычсыз интернет. Терроризм» чарасы уздырды. Түгәрәк өстәл “Кнәз” һәм “Новотроицк” урта мәктәпләрендә үтте.

Чарага башлангыч, 5-11 нче сыйныф укучылары чакырылган иде.

Түгәрәк өстәлдә 120 яшүсмер катнашты.

Чараның максаты - терроризмга каршы тору өлкәсендә яшь буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, алкоголизмга каршы профилактика һәм үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

 Чараның төп бурычлары – «җинаятьчелек», «хокук бозу» төшенчәләре белән таныштыру, хокук бозу төрләре һәм алар өчен җаваплылык тәрбияләү, әхлакый сыйфат һәм кануннарга хөрмәт, кылган гамәлләре өчен җаваплылык, ил законнарын аңлы кабул итүгә омтылыш тәрбияләү.

 Түгәрәк өстәл барышында белгечләр “Балигъ булмаганнар арасында алкоголизм һәм хокук бозуларны кисәтү", "Терроризм - җәмгыятькә янау", "Куркынычсыз интернет" темаларына чыгыш ясадылар.

 Чара барышында белгечләр балаларның сорауларына җавап бирделәр, күп кенә проблемаларны хәл итәргә булыштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International