Казанда АПКның яшь хезмәткәрләре һәм аграр белгечлек алучы студентлар арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы узачак

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

22 - 23  ноябрьдә Казанда Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының   яшь хезмәткәрләре  һәм  аграр белгечлек  алучы  студентлар  арасында  «Һөнәре  буенча  иң  яхшы»   конкурсы  узачак.      Белгечләр  үз  осталыкларын   9  номинациядә күрсәтәчәкләр,  ә җиңүчеләр  Германиягә  ике  атналык   стажировкага  барачаклар.     

 22 ноябрьдәге  конкурс  көне  ике өлешкә  бүленәчәк:   берсе  Казанның Аграр  университеты (Ферма-2 торак  массивы)  һәм  Ветеринария  академиясе (Себер   тракты, 35) базаларында үтә.  Беренче  этапта     теория  буенча белемнәр  тикшерелә. Катнашучылар  тиешле  юнәлешләр буенча  тест  сорауларына  җаваплар  бирәчәкләр.  

Икенче  өлештә яшь хезмәткәрләр  һәм  студентлар үзләренең  һөнәри  осталыкларын  практикада  күрсәтергә  тиеш  булалар: аларга  хайванга  дөрес диагноз куярга, аның  авыруы  турында  сөйләргә һәм  беренчел  ветеринария  ярдәмен  күрсәтергә,   шулай  ук   әйләндерү  техникасын дөрес  итеп һәм тиз  җыярга, саву  аппаратын  көйләргә һәм башкаларны  эшләргә кирәк  була.

23 ноябрьдә Игенчеләр  сараенда  конкурста  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасы  була, анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары һәм  Татарстан  Республикасы Яшьләр  эшләре    министрлыгы вәкилләре  катнашачак.  

Конкурста һәр номинация  буенча җиңүчеләр катнашучы дипломнары һәм  һәм 1,2,3 урыннар өчен   10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Һәр  номинациядә  1 нче урыннарны алган  АПКның  яшь хезмәткәрләренә чит илгә һөнәри стажировкага бару  мөмкинлеге  биреләчәк.       Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк. Студентлар  арасында җиңүчеләргә  конкурста  катнашу  турында  диплом һәм  кыйммәтле  бүләкләр  биреләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International