«Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында «Брейн-ринг» интеллектуаль уены уздырды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

 

       2019 нчы елның 3 нче декабрендә   "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы Римма Шакирова һәм  Альбина Сайфуллина  тарафыннан «Брейн ринг»  интеллектуаль уены уздырылды.    

      Чара балигъ булмаганнарның интеллектуаль - иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

      Уенның  төп бурычлары булып фикерләү, хәтер, игътибар күнекмәләрен формалаштыру торды.

       Бәйрәмдә 39 балигъ булмаган бала  катнашты, аларның 4се социаль хезмәт алучы иде.

       Уен 5 турдан узды: 1 тур - разминка рәвешендә, 2 тур - төрле өлкәләрдән сорауларны үз эченә алды, 3 тур - мәкальләр, 4 тур - «Төгәл сайлау», 5 тур – “Анаграммалар”. Уенда ике команда көч сынашты: “Спартак” һәм “Дуслык”. Һәр команда дөрес җавап өчен баллар алды. Нәтиҗәдә, «Спартак» командасы 6 балл белән алга чыкты һәм җиңү яулады. "Инклюзив мохит» хәйриячеләре мәктәп администрациясенә ябалак рәвешендәге кубок тапшырдылар. Уен ахырында балалар тәмле призлар белән бүләкләнде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International