Тукай районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара оештырды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

 

1 нче декабрьдән бөтен ил буенча Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала. Безнең районда да ел саен үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Инвалидлар декадасы» үтә.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иң мөһиме - үзеңне тулы кыйммәтле шәхес итеп тою, актив тормыш алып бару, үз проблемалары һәм ихтыяҗлары белән бергә-бер калмау.

2019 нчы елның 8 нче декабрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яр Чаллы шәһәренең дельфинариенда чара уздырды.

Чара мөмкинлекләре чикле балаларга социаль адаптация һәм әйләнә-тирә дөньяга социаль яраклашу формалаштыруда ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашуның төп бурычлары: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны диңгез хайваннары тормышы, аларның мөмкинлекләре һәм гадәтләре белән таныштыру, шулай ук психологик бушату һәм уңай эмоцияләр алу иде.

Чарада 48 инвалид бала катнашты.

Мөмкинлекләре чикле балалар бәйрәмнән соң бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International