Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин.

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин.

       Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.

        Моның өчен Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша «иминиятләштерүчене алыштырудан баш тарту турында хәбәрнамә» бирергә кирәк, шул ук вакытта электрон квалификацияле имза кирәклеген дә онытмаска кирәк. Ул Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр тарафыннан бирелә (электрон квалификацияле имзаны ничек алу һәм куллану турында тулырак мәгълүмат).

        «Пенсия тупланмалары белән нинди пенсия фонды идарә итә һәм быел аны алыштыру турында гариза биреләме - юкмы, Россия Пенсия фондының сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында ачыкларга, яисә Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

      Пенсия тупланмаларын яңа фондка күчерү турында гаризалар кабул итү 1 декабрьдә тәмамланды. Алдагы мәгълүматлар буенча, республикада 2 900 дән артык гариза бирелгән.

       Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының вакытыннан алда алыштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү – 2019 елдан бирле кертелгән яңа чараларның берсе. Моннан тыш, пенсия тупланмаларын күчерү турында гариза бирергә мөмкин булган каналлар исемлеге дә чикләнгән. Ике үзгәреш тә пенсия тупланмалары акчаларын күчергәндә мөмкин булган югалтулар турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук аларны бер иминләштерүчедән икенчесенә күчергәндә алдау очракларын булдырмау өчен юнәлдерелгән.

 

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

 https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International